news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кырлайда Шигърият бәйрәме узды

Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан, Арча районында шагыйрьнең иҗатына багышланган күпсанлы чаралар уза.

Яңа Кырлайда Шигърият бәйрәме узды
Фото: Ләйлә Хәкимова

Бүген Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхесләр катнашында Шигърият бәйрәме үткәрелде. Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ачты.

«Күптән түгел башкалабызда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивалендә катнаштык. Мондый чараларны горурланып үткәрергә хакыбыз бар. Районыбыздан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Бездә халкыбыз белә торган 80нән артык язучы, 350дән артык фән эшлеклесе бар. Алар татар халкына, республикабыз үсеше өчен хезмәт итәләр. Балаларыбызга да киләчәктә татар телен онытмыйча, саф татар телендә сөйләшеп, җәмгыятебезгә уңышлы хезмәт итәргә язсын», - диде Илшат Нуриев.

Шигърият бәйрәмендә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге бер төркем язучылар – Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Гәүһәр Хәсәнова, Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Хәбир Ибраһимов, Наилә Ахунова һәм быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булган лауреатлар шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, сынчы Кадим Җәмитов катнашты.

«Монда килгән саен, ник Арчада тумадым икән?» дигән үкенү хисе туып ала. Габдулла Тукайның туган көне татар милләте өчен чын бәйрәм. Кырлайда Шигърият бәйрәме үткәрү безнең йолага әйләнде. Татар милләте дигәндә Тукай күз алдына килә. Тукай безне берләштерүче ул», - диде Ркаил Зәйдулла.

Быел Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы эшли башлавына 45 ел. Бу хакта музей җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина сөйләде.

«Ел саен татарның йөрәге булган урынга, Кырлайга җыелабыз. Музейның эше ел дәвамында бара. Без экскурсияләр белән генә шөгыльләнмибез, Татарстанның төрле почмакларына барып, милли-мәдәни агарту эшләре алып барабыз. Балаларыбызның, яшьләрнең Тукайны, аның иҗатын белүе сөендерә. Быел музей ачылышына 45 ел. Капиталь ремонт эшләре керү безне сөендерә. Киләсе елга яңартылган, үзгәртелгән, яңа бинада очрашырга язсын», - диде ул.

Шигьрият бәйрәме шагыйрьләрнең чыгышы һәм Арча район Мәдәният йорты иҗат төркеме әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм аягүрә басып «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.

Шигърият бәйрәменнән соң язучылар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булдылар. Алар Кушлавыч музеен карадылар, укучылар белән аралаштылар һәм Тукайның туган йорты нигезендә куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Шулай ук, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның каберен зиярәт кылдылар, аның рухына дога укыдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100