news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Кырлайда «Аударыш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Бәйге өч категория үлчәү авырлыгында узды.

Яңа Кырлайда «Аударыш» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Арча районы Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме бара. Әлеге мизгелләрдә Аударыш» бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел бәйге өч категория үлчәү авырлыгында узган.

70 кг кадәр авырлыкта 3 урында Арча районы Курса Почмак авылыннан Илдар Гобәйдуллин. 2 урында Арча районыннан Илнур Рамазанов. 1 урынны Вильдан Ямангулов яулады.

90 кг кадәр авырлыкта 3 урында Айнур Шәйхетдинов калды. 2 урынны Инсаф Хөсәенов яулады. 1 урын иясе - Илнур Гобәйдуллин.

90 кгнан артык авырлыкта 3 урынны Илнар Абдуллин алды. 2 урында - Алексей Мулендеев. 1 урынга Илнур Әхмәтов лаек булды.

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды.

Аударыш - атларга утырып көрәшү. Уенның максаты — уенчыларга (җайдакларга), ат өстендә булып, берсен-берсе төртеп, тартып ат өстеннән җиргә аударып төшерү. Уенда ат өстендә оста утырып, ат белән кыю идарә итү дә, билбау белән көрәш алымнарын оста итеп куллана белү дә таләп ителә. Ярышта иң мөһиме — дөрес утырырга һәм атта үзеңне дөрес тота белергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot