news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Кырлайда атчылык тармагын нәтиҗәле үстерүчеләрне бүләкләделәр

Ат асраучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатына лаек булдылар.

Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне» бәйрәмендә республикабызда атчылык тармагын һәм ат спортын нәтиҗәле үстерүгә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнде.

Ат асраучыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Ат һәм ат спорты федерациясенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләкләргә «Кырлай» агрофирмасының генераль директоры Марат Кәримов, «Игенче» агрофирмасының генераль директоры Нәсимә Хатибуллина, «Ашыт» җәмгыяте директоры Айрат Ибатуллин, «Салахов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Шайдулла Салахов, Иске Иябаш шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Илшат Шакирҗанов, Арчадан Исмәгыйл Яхин, Рамил Рахматуллин, «Җәләлетдинов» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рамил Җәләлетдинов, Курса Почмак шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Хәлил Хасанов, Югары Мәтәскә шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Фердинант Җиһангиров, «Ашытбаш» шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Рәис Шәкүров, Икрам Рамазанов, «Яңасала» шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан Айрат Сафин лаек булдылар.

«Киләчәк буынга атларга карата булган мәхәббәтне сеңдерергә һәм тәрбияләргә бурычлыбыз», - диде Шәйдулла Салахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot