news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кырлай авылындагы Ат көнендә узган «Аударыш» бәйгесендә Тукай районы егетләре җиңде

Яңа Кырлай авылындагы Ат көнендә узган «Аударыш» бәйгесендә Тукай районы егетләре җиңде
Камилә Билалова

Арча районы Яңа Кырлай авылында тугызынчы тапкыр үткән традицион «Ат көне» бәйрәме кысаларында «Аударыш» бәйгесендә ике авырлык категориясендә дә беренче урыннарны Тукай районыннан Рөстәм Әмиров һәм Инсаф Хөсәенов яулады.

Аударыш - борынгы төрки уен. Аның кагыйдәләре буенча ике җайдак бер-берсен аттан тартып алырга яки көндәшне җиргә төртеп төшерергә тиеш.

Татарстанда «Аударыш» бәйгесен оештырып җибәрүче Фәрит Нәбиуллин да уенның тамырлары бик тирән булуы турында әйтте. «Бу уен бездә гомер-гомергә булган, совет чырында гына юкка чыккан, ләкин «Аударыш» та, ат чабышлары да, ат та хәзер кире кайта. Сабан туйларына да гөрләп керә бара һәм аның аерылгысыз өлешенә әйләнә, чөнки халык көрәшне ташлап, «Аударышны» карарга килә. Ат болай да матур, үзенә тарта, ә аларга атланып, басып егетләр дә көрәшә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Быел «Аударышта» барлыгы 15 егет көч сынашты. Алар ике авырлык категориясенә бүленгән иделәр: 80 килограммга кадәр һәм 80 килограммнан артык.

80 килограммга кадәр авырлыкта җиңүчеләр:

1 урын – Рөстәм Әмиров (Тукай районы)

2 урын – Наил Ибатов (Әлмәт районы)

3 урын – Алик Зиннуров (Әлмәт районы)

80 килограммнан артык авырлыкта җиңүчеләр:

1 урын – Инсаф Хөсәенов (Тукай районы)

2 урын – Илнур Әхмәтов (Әлмәт районы)

3 урын – Александр Карнеев (Ютазлы районы)

80 килограммнан артык авырлыкта җиңүче Инсаф Хөсәенов «Аударыш» бәйгесендә дүртенче ел катнашуын әйтте. «Мин балачактан ук «Тулпар» ат спорт клубында шөгыльләндем. «Аудырыш» минем өчен аеруча якын, чөнки анда ат белән бердәм булу гына түгел, ә үзеңнең көчең дә кирәк», – диде ул.

Инсаф Хөсәенов көрәшнең бик авыр булуын да әйтте. «Көндәшләр бик көчле иде, шуңа күрә тигез көрәш булды», – диде ул. Җиңүчеләргә кубок һәм акчалата бүләк тапшырылды.

  • Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100