news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Кырлай авылында патриотик күргәзмә ачылды

Яңа Кырлай авылында патриотик күргәзмә ачылды
Фото: Гөлсинә Зәкиева тарафыннан тәкъдим ителде

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай музей комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү хакына» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә бинаның икенче катында урнашкан һәм дүрт тарихи чорны: Бөек Ватан сугышын, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрне, шулай ук махсус хәрби операцияне колачлый. Символик Мәңгелек ут үзәк урынны алып тора.

«Бөек Ватан сугышында Җиңү бик зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Безнең бурыч - якташларыбызның батырлыклары турында истәлекне саклау, - дип искәртте музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина. - «Җиңү хакына» экспозициясе төрле елларда Ватан өчен көрәшкән кешеләр турында сөйли. Бу батырлык үрнәкләре яшьләрне тәрбияләүдә бик тә мөһим».

Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров әйтүенчә, махсус хәрби операциядә авылдан 13 кеше катнашкан. Аларның икесе һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100