Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яңа кешеләр»нең ике вәкиле Татарстан парламентына бер мандатлы округлар буенча уза
«Яңа кешеләр» партиясе вәкилләре, якынча мәгълүматлар буенча, бер мандатлы ике округта иң күп тавыш җыйган: Чаллыда 20нче Электротехник округында – Руслан Нигъмәтулин һәм Әлмәтнең 29нчы округында Роза Гайнетдинова. Бу хакта партия штабында хәбәр иттеләр .
Гомумән алганда, республикада «Яңа кешеләр» партиясе, якынча мәгълүматлар буенча, бердәм сайлау округында 4,21 процент тавыш җыйган.
«Яңа кешеләр» партиясе Татарстан Дәүләт Советына беренче тапкыр сайланды, чөнки партия 2020 елда гына оешты. Һәм безнең беренче омтылыштан ук республика парламентына узуыбыз – һичшиксез җиңү. Шул ук вакытта без тәҗрибәлерәк партияне – «Гадел Россия»не узып киттек. Һәм ЛДПР белән тигезләштек диярлек. Үсеш партиясе белән берләшү «Яңа кешеләр»гә файдага булды», – дип шәрехләде бүлекчә җитәкчесе Руслан Нигъмәтуллин.
Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлауларда ике кандидат мандат алырга тиеш: Аяз Сафин (Балык Бистәсе районы Полянка авыл җирлеге Советы, бер мандатлы 4нче сайлау округы) һәм Тимур Сабирҗанов (Югары Ослан районы Печище авыл җирлеге Советы, бер мандатлы 7нче сайлау округы).
Республика парламентына депутатларның яңа составын сайлау катнаш системада узды. Нәтиҗәдә 50 кандидат партияләр исемлеге (бердәм округ буенча сайлау) һәм тагын бер мандатлы округ буенча 49 депутат сайланды. Татарстан Дәүләт Советының яңа составында «Бердәм Россия»дән 86, КПРФтан – 6, ЛДПРдан – 2, «Яңа кешеләр»дән — 2 депутат, «Гадел Россия — Патриотлар - Дөреслек өчен» партиясеннән 1 парламентарий һәм 2 үзен-үзе тәкъдим итүче булачак.
Искәртик, VII чакырылыш Татарстна Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә уздырылды. Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауның соңгы нәтиҗәләре расланды: 99 парламентарий сайладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз