news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа исем» проектының өченче сезонына йомгак ясалды: Милләтебезнең байлыгы зур икән...

Бүген Г.Камал театры бинасында яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезонына йомгак ясалды. Остазлары җитәкчелегендә каләм тибрәткән яшь авторлар ел дәвамында алып барган тырышлыкларының әҗерен күрә: мактау сүзләре ишетеп, дипломнар алдылар.

«Яңа исем» проектының өченче сезонына йомгак ясалды: Милләтебезнең байлыгы зур икән...
"Яңа исем" иҗат лабораториясенең шәхси архивыннан - Фирүзә Вәлиева фотолары

Проектның өченче сезоны игълан ителгәч, 100гә якын гариза кабул ителгән. Чараларда катнашкан 60 иҗатчыдан 30ы остазлары белән аеруча актив шөгыльләнгән. Быелгы сезонда остазлар буларак яшьләр белән Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова эшләде.

Чара Әдәби суд – яшь авторлар һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль перформанс белән башланды. «Суд эскәмиясендә» бертөркем «гаепләнүчеләр» – «Яңа исем» лабораториясендә катнашучы яшь язучылар. Суд сәркатибенең «Кем гаепли инде сезне?» дигән соравына алар: «Ооо, яшь язучыларны кем генә гаепләми! Өлкән язучылар да, китап яратучы сирәк укучылар да, мөгаллимнәр, яшьтәшләр дә, бер бит китап укымаган диван тәнкыйтьчеләре дә», – дип җавап бирделәр.

«Яклаучы кая?» дигән сорауга араларыннан: «Яклаучыбыз – иҗатыбыз һәм туган телебез», – диде. Шулай итеп, «гаепләнүчеләр» әсәрләре белән таныштыруга күчте.

«Бу – җитди уен»

Чыгышлар тәмамлангач, әдәби суд казые Рабит Батулла чыкты. «Яңа исем» иҗат лабораториясе каршындагы Татарстан әдәби судының казый Рабит Батулла катнашында утырышында бертөркем яшь иҗатчылар әсәрләре тикшерелде. Суд түбәндәге хөкем карарын чыгарды: иҗатлары каралган яшь авторларның кычкырып торган җинаяте юк. Иҗат тәҗрибәсе булырлык әсәрләр алар! Һичшиксез, яшьләргә әдәбиятта эзләнүләрен дәвам итәргә кирәк. Мәхкәмә тәмам», – диде ул.

Рабит Батулла әйтүенчә, «суд» форматында уен уйналса да, «бу – җитди уен». «Яшь язучыларның әсәрләрен матбугатта бастырып, халыкка җиткереп, без алар каршында мәхкәмә, яргулау яки суд оештырабыз. Судның борынгы сүзе – яргулау. Бу уенны кирәкле шәкел дип уйлыйм. Моның нәтиҗәсе дә бар: яшь шагыйрьләр матур телдә сөйләшә, сүзләре аңлашыла, аһәңнәре матур, сөйләм культурасы бар», – ди «казый».

Шул ук вакытта ул «колакны сагайткан» хаталарын да искәртте. «Хаталарны исәпкә алып, ана телебезне төптән өйрәнергә кирәк. Татар теле дә, туган тел дә яшәргә хокуклы, ә иң беренче, Ана теле булырга тиеш, Ата теле димибез бит, чөнки баланы күбрәк ана өйрәткән, электән ата кеше яуда, ауда булганда, тәрбия әни өстенә төшкән. Ана теле дип сөйләшик», – дип өндәде Рабит Батулла.

Ул, шулай ук, Сабантуй дип әйтүнең дә хата булуын ассызыклап үтте. «Никах туе, өй туе дигән кебек, сабан туе булырга тиеш», – диде. «Бала тудыру» да түгел, Батулла фикеренчә, «бала тапты, бәбәй алып кайтты» дөресрәк яңгырый. Егетләргә, кызларга уңышлар теләп, ул аларның Ана теле сагында торуларын теләде. «Ана телебез сезгә кала. Телебезне саклагыз», – дигән теләген җиткерде.

Фото: © "Яңа исем" иҗат лабораториясенең шәхси архивыннан - Фирүзә Вәлиева фотолары

«Ел саен арабызга яңа егетләр, кызлар килә»

Аннары һәр остазның шәкертләренә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков дипломнар тапшырды.

«Бик күңелле, җылы чара. Өченче ел рәттән уза. Ел саен: «Яңа сезон игълан итсәк, яңа кешеләр килерме икән», – дип сөйләшәбез. Милләтебезнең байлыгы зур икән. Ел саен арабызга яңа егетләр, кызлар килә. Иң мөһиме – аларга шартлар, мөмкинлекләр тудыру. Аларның үзара аралашуы да әһәмиятле», – диде Шамил Садыйков.

Гөлүсә Батталова шәкертләре:

«Шигърият» номинациясендә бүләкләнүчеләр: Альбина Гайзуллина, Рәйсә Абдуллина, Тәнзилә Галимуллина, Гөлназ Нуриева, Зөһрә Рамазанова, Алисә Хисмәтуллина, Алсу Шакирова, Айрат Шамс.

Галимҗан Гыйльманов шәкертләре:

«Проза» номинациясендә бүләкләнүчеләр: Фирүзә Бикбаева, Индира Габдуллина, Рузанна Каюмова, Чулпан Әхмәтова.

Ләбиб Лерон шәкертләре:

«Шигърият» номинациясендә бүләкләнүчеләр: Энҗе Әхмәтҗанова, Айзат Вахитов, Ландыш Салихова, Зәринә Сөнгатуллина, Рәшит Фәттах, Айгөл Хәбибрахманова, Рузалия Шакирова.

Ландыш Әбударова шәкертләре:

«Проза» номинациясендә бүләкләнүчеләр: ТаңЧулпан (Таңчулпан Гыйләҗева), Ихтыяр Кыямов, Камилә Мәхмүтова, Сәгадәт (Ләйсән Галәветдинова).

«Иҗатта белем, акыл, тоемлау хисе дә кирәк»

Остазларга Рәхмәт хатларын «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов тапшырды.

«Яшьләрне күрү күңелне рухландыра. Сез – татар халкының чын оеткысы, өмете. Күпләрегезне инде беләбез – иҗтимагый тормышта да актив катнашучылар сез. Иҗат – катлаулы да, шул ук вакытта җиңел дә әйбер. Иҗатта белем, акыл, тоемлау хисе дә кирәк», – диде ул чыгышында. Аның сүзләренчә, «күнегелгән чикләрдән дә чыга белү мөһим», тик чамасын белеп кенә. «Тоемлап кына кирәк, артыгын чыгып китсәң, яргучы килеп җитә», – дип ярымшаяру белән дәвам итте Фирдүс Гыймалтдинов.

«Киләчәгебез өметле дип уйлыйм. Бөек халкыбыз һаман талантларын тудыра тора. Бүген дә зур исемнәргә ия булырдай егет-кызларны күрдек», – диде. Остазларга мөрәҗәгать итеп, ул: Вакытыгызны кызганмыйча яшьләребез белән эшләгәнсез. Сез бик изге эш кылдыгыз. Алга таба тагын бик күп буын язучы, шагыйрьләрне тәрбияләргә насыйп булсын!» – дигән теләктә калды Фирдүс Гыймалтдинов.

«Үз китабыңны кулга алудан ләззәтле хисне берни белән дә чагыштырып булмый»

Әсәр язылып бетеп нокта кую – бер бәхет булса, икенче бәхет – әсәрнең китап булып, укучысына барып ирешүе. Бу нисбәттән Татарстан китап нәшрияты белән дә тыгыз элемтә корылган. Гран-при ияләренә бүләк рәвешендә нәшриятта 2027 елда китапларын бастырып чыгару хокукы бирелә.

Гран-прига исә, «Эт типкесендә» әсәре өчен «Безнең мирас» журналы корректоры һәм сайтының мөхәррире Ихтыяр Кыямов, проектта шигырьләре белән катнашкан Тәнзилә Галимуллина лаек булды.

Гран-при ияләренә 2027 елда китап бастыру өчен сертификатны Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы Рөстәм Галиуллин һәм проект кураторы, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова тапшырды.

«Үз китабыңны кулга алудан ләззәтле хисне берни белән дә чагыштырып булмый. Татарстан китап нәшриятында 2027 елда социаль әһәмияткә ия китаплар исемлегенә ике авторның китабын кертәбез», – диде Рөстәм Галиуллин.

Гөлүсә Закирова өч ел эчендә проект популярлашып китүен билгеләп узды. «Татмедиа» журналларына яшь язучылар килми, диделәр. Без «килә» дип ышандырдык. «Яшь язучылар социаль челтәрдә лайк өчен генә түгел, сыйфат өчен дә эшләячәк» дип, әлеге проектны тормышка ашырып җибәрдек. Алдагы елларда дәвамы булсын дигән теләктә калам», – диде.

Гөлүсә Закирова Рабит Батуллага рәхмәтен җиткерде. «Өлкән буын язучыларының яшьләр белән эшләвенең иң матур мисалы иде бу», – диде. Ул, шулай ук, үз коллективына, Кариев театры артистларына рәхмәт әйтте.

Әдәби мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак шәкертләрнең әсәрләрен, остазларның үгет-нәсихәтләрен туплаган өченче альманах дөнья күргән. Гөлүсә Закирова аларны Рабит Батуллага һәм Фирдүс Гыймалтдиновка бүләк итеп тапшырды.

«Минем өчен бу зур бүләк»

Гран-при иясе – Тәнзилә Галимуллина Казанның 143 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Проектта икенче елын катнаша. Бала чагыннан шигырьләр яза. Үткән елны җыентыгы басылып чыккан.

«Минем өчен бу зур бүләк. Мин киләчәктә балалар өчен шигырьләр китабы бастыру турында хыялланган идем. Өч кызым үсеп килә. Балалар күңеленнән язылган шигырьләрем күп», – дип сөйләде Балтач районы Нөнәгәр авылы кызы Тәнзилә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ихтыяр Кыямов проектта өченче тапкыр катнаша.

«Быел матур нәтиҗәгә ирештем. Татарстан китап нәшриятында китабым 2027 елда басылып чыгачак. Китап исемен әле уйлыйсы булачак, ә әсәремнең исеме «Эт типкесендә» дип атала. Аллегория алымына нигезләнеп иҗат ителгән хикәямне 1-2 ай дәвамында яздым, иң авыры редакцияләү булды. Берничә тапкыр укып чыгып, детальләрне алмаштырырга туры килде. Иң озак редакцияләгән хикәям булгандыр бу, мөгаен. Бу юлы көчемне күп сарыф иттем. Зур уңышка өмет белән иҗат иттем. Иҗат ул – намус эше», – дип уртаклашты Ихтыяр.

news_right_1
news_right_2
news_bot