Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа исем» проектының Гран-при ияләре: Минем өчен бу зур бүләк
«Яңа исем» проектының өченче сезонында Гран-прига Ихтыяр Кыямов һәм Тәнзилә Галимуллина лаек булды. Аларга Татарстан китап нәшриятында 2027 елда үз китапларын бастыру өчен сертификат тапшырылды. Җиңүчеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән җиңүдән хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Тәнзилә Галимуллина Казанның 143 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Проектта икенче елын катнаша.
«Бала чагымнан шигырьләр язам. Үткән елны җыентыгым басылып чыккан иде. Бу җиңү – минем өчен зур бүләк. Мин киләчәктә балалар өчен шигырьләр китабы бастыру турында хыялланган идем. Өч кызым үсеп килә. Балалар күңеленнән язылган шигырьләрем күп», – дип сөйләде Балтач районы Нөнәгәр авылы кызы Тәнзилә «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ихтыяр Кыямов проектта өченче тапкыр катнаша. Ул «Безнең мирас» журналы корректоры һәм сайтының мөхәррире булып эшли.
«Өченче ел катнашам. Быел матур нәтиҗәгә ирештем. Татарстан китап нәшриятында китабым 2027 елда басылып чыгачак. Китап исемен әле уйлыйсы булачак, ә әсәремнең исеме «Эт типкесендә» дип атала. Аллегория алымына нигезләнеп иҗат ителгән хикәямне 1-2 ай дәвамында яздым, иң авыры редакцияләү булды. Берничә тапкыр укып чыгып, детальләрне алмаштырырга туры килде. Иң озак редакцияләгән хикәям булгандыр бу, мөгаен. Бу юлы көчемне күп сарыф иттем. Зур уңышка өмет белән иҗат иттем. Иҗат ул – намус эше», – дип уртаклашты Ихтыяр.
«Яңа исем» проектының өченче сезоны нәтиҗәләре турында «Татар-информ»да репортаждан укып белә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз