Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа исем» проектында катнашучылар Чистай шәһәренә сәфәргә бара
5 августта «Яңа исем» проектында катнашучылар Чистай шәһәренә сәфәргә бара. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
Программада көтелә:
- Татар шәхесләренә бәйле истәлекле урыннар белән танышу;
- Остазлар белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу;
- Өр-яңа әсәрләргә илһам җыю.
Шулай ук программа кысаларында Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәгә дә керергә планлаштырыла.
«Яңа идеяләр табу, яңа танышлар булдыру, иҗади көч алу өчен шәп мөмкинлек! Бу сәяхәт яшь иҗатчылар өчен белем һәм илһам чыганагы булыр дип өметләнәбез», – диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз