Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа исем» проекты катнашучыларының шигырьләре матбугатта басылып чыкты
«Мәдәни җомга» газетасының 11 июль санында «Яңа исем» проекты катнашучыларының шигъри тәлгәшләре басылды. Әсәрләре басылган бер төркем яшьләрнең остазы — шагыйрь Ләбиб Лерон.
Газетада Айзат Вахитовның «Без – кадаклар», Рәшит Фәттахның «Өмет шәме», Энҗе Ильясованың, Зәринә Сөнгатуллинаның «Авыл кызы мин, дим...», Лилия Низаметдинованың «Еллар аша сиңа дәшәм», Айгөл Хәбибрахманованың, Энҗе Әхмәтҗанованың «Ярату дигән буласыз...», Ландыш Салихованың, Рузалия Шакированың шигырьләре урын алган.
«Яңа исем» иҗат лабораториясе – «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект татар әдәбиятында яңа исемнәр барлау, остазлар белән яңа әсәрләр иҗат итү, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күз алдында тота.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз