news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа исем» катнашучыларының яңа шигырьләре «Мәдәни җомга» газетасында басылып чыкты

«Мәдәни җомга» газетасының 1 август санында «Яңа исем» проекты катнашучыларының шигырьләре дөнья күрде. Талантлы яшь авторлар төркеменең шигырьләре республиканың абруйлы басмаларының берсендә басылып чыкты. Алар арасында шагыйрьлек юлына тәүге адымнарын ясаучылар да, инде каләме чарланган, укучылар күңеленә юл тапкан яшьләр дә бар.

Газетада Айрат Шамсның «Таныйсыңмы мине?», Алисә Хисмәтуллинаның «Мин – таң», Алсу Шакированың «Ялгыш...», Альбина Гайзуллинаның «Кыргыйлык», Гөлзилә Фәхретдинованың «Инеш», Гөлназ Хөснетдинованың «Әти язмышы», Эльвина Миңнуллинаның «Син – шигърият, ә мин – рәссаммын», Гөлназ Нуриеваның «Таң сылуы булам», Тәнзилә Галимуллинаның «Сагыш үзе дәште миңа бүген» шигырьләре урын алган.

Яшь иҗатчылар Гөлүсә Батталова җитәкчелегендәге остаханәдә шөгыльләнә. Шагыйрә аларга әдәби иҗат нечкәлекләрен, образ тудыру осталыгын, заманча шигърият таләпләрен аңлата.

Газета битләрендә басылган әсәрләр яшь каләм тибрәтүчеләр өчен зур баскыч булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot