news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа исем» иҗат лабораториясенең яшь язучылары Әтнә районына сәфәр кылды

«Яңа исем» иҗат лабораториясенең яшь язучылары Әтнә районына сәфәр кылды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла торган «Яңа исем» проектында катнашучылар Әтнә районында булды. Биредә алар бу төбәктәге тарихи объектларда, мәчетләрдә һәм музейлар белән танышты.

«Бу безнең беренче генә сәфәр түгел. Моңарчы Зөя утравына да, Балык Бистәсенә дә сәфәр кылган идек. Әтнә — бик күп әдипләрне биргән төбәк. Быел безнең лабораториядә 60лап яшь иҗатчы катнаша», — дип сөйләде «Яңа исем» иҗат лабораториясе проекты кураторы Гөлүсә Закирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, проектта 14-35 яшькәчә яшь иҗатчы катнаша. ««Әдәбияттә башлап язучылар монда остаз әдипләре Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин һәм Ландыш Әбүдәрова белән килде. Әтнәгә кайтуның үзенчәлеге шундадыр, без шагыйрьнең туган бишеген, туган туфрагын карыйбыз, язучыларның туган ягын өйрәнәбез», — диде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, бу сәфәр иҗатчыларга яңа әсәр язганда, илһам өстәп җибәрер. Лаборатория ахырында һәр яшь язучы берәр әсәр тәкъдим итәргә тиеш була. Көз көне нәтиҗә буларак зур сәхнәдә перфоманс үткәрү һәм Татарстан китап нәшриятендә альманах бастыру көтелә. Шулай ук киләсе елга 3 яшь язучының китабын чыгарырга ниятлиләр.

Сәфәр барышында иң башта тукталышыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт татар театрында булды. Анда каләм осталарын район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, театр директоры Ленар Зәйнуллин һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, театр директоры урынбасары Гөлүсә Батталова сәламләде һәм җирлекнең сәнгать тарихы, данлы шәхесләре турында сөйләделәр.

«Иҗат белән мәктәптән үк шөгыльләнә башладым. Иң беренче тапкыр иҗатка 2нче курста ныклап тартыла башладым. Үзем математика һәм чит телләр юнәлеше буенча КФУда укыйм. Математика белән иҗат бер караганда да бер-берсенә бәйләнмәгән. Күпчелек, яшьтәшләрем яшәеше, яшүсмерләр проблемалары хакында язам. Күбрәк проза иҗат итәм, хәзер менә повесть язам», — диде Гөлинә Фәрхуллина.

Гомумән яшь иҗатчылар әлеге сәфәр бик кызыклы, мавыктыргыч булуын һәм яңа әдәби әсәрләргә идея алуларын да әйттеләр.

«Безгә бу сәфәр бик ошады. Мин бу районда тәүге тапкыр. Монда бик борынгы мәчетләрне күрдек. Күбрәк прозаик мин. Гомумән, һәр язучы өчен тарихны белү бик мөһим. Бүгенге миссиябез үтәлде кебек», — диде шулай ук проектта катнашучы Ихтыяр Кыямов.

«Әтнә күрше район булгач, берничә тапкыр барганым бар иде, әмма минем өчен ул бөтенләй икенче яктан ачылды. Менә шундый чыннан да гаҗәпләндерерлек, таң калдырырлык җирләр күп икән. Кала-тауны нык ошаттым. Әлбәттә, хисләр бик күп, бәхәссез, яңа әдәби әсәрләр туар», — диде Арчадан проектта катнашучы Азалия Сабитова.

Сәфәр барышында шулай ук изге урыннар булып саналган Кала-тауга менү булды һәм Әүлия кабере яныннан чишмәгә төшү оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100