Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезонында Гран-при ияләре билгеле
Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗат лабораториясенең өченче сезонында Гран-при ияләре игълан ителде.
Бүген җиңүчеләр Г.Камал театры бинасында камера залында бүләкләнде.
Гран-прига «Эт типкесендә» әсәре өчен Ихтыяр Кыямов, проектта шигырьләре белән катнашкан Тәнзилә Галимуллина лаек булды.
Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы Рөстәм Галиуллин Гран-при ияләренә 2027 елда китап бастыру өчен сертификат тапшырды.
Чара яшь авторлар һәм Кариев театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль перформанс белән башланды. Аннары һәр остазның шәкертләренә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков дипломнар тапшырды.
Быелгы сезонда остазлар буларак яшьләр белән Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз