news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа исем» иҗат лабораториясе шәкертләре шагыйрь Лилия Гыйбадуллина белән очрашты

«Яңа исем» иҗат лабораториясе шәкертләре шагыйрь Лилия Гыйбадуллина белән очрашты
Фото: «Идел» журналы

«Идел» журналы каршында оештырылган әдәби осталык мәктәбе укучылары шагыйрь, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән Татар китабы йортында очрашты.

«Элек әдәби редакцияләрдә язучы-шагыйрьләр эшләгән. Алар каләм чарлаучы яшьләрне язарга өйрәткән һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Без әлеге эшчәнлеккә яңадан «җан өрдек» – сәләтле яшьләргә юл бирү, анализ ясау, хаталарын төзәтү һәм тәрбияләү максатыннан әдәби осталык мәктәбе булдырдык. Бу проект әдипләрнең үзләре өчен дә күрсәткеч. Дәрәҗәле зур язучы үзеннән соң шәкерт калдырырга тиеш», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Фото: © «Идел» журналы

  • «Яңа исем» иҗат лабораториясе быел март аенда башланган иде. Әдәби мәктәпнең остазлары – «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова, Алар ел дәвамында каләм тибрәтүче яшьләр белән очрашып, дәрес бирде. Остаханә утырышын шагыйрь Лилия Гыйбадуллина алып барды.

«Яңа исем» проекты кураторы, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова һәр остазның яшьләр белән ничек эшләвен күзәтеп баруын әйтте. Ул лабораториягә әдәби мохиттә кайнамаган каләм чарлаучылар да кушылуын әйтте. Лилия Гыйбадуллина төркемендә укыган, профессиясе буенча укытучы булган Гөлназ Нуриеваны «Мәйдан» журналына эшкә алганнар.

«Һәр әдипнең үз стиле, үз камчысы, үз перәннеге бар. Лилия Гыйбадуллина шәкертләре кич җитәрәк уяна да, төннәр буе шигырь турында фикер алыша. Кайчак уянып китеп ватсаптагы төркемгә күз салам – шигырьләр ява... Остаз иренми, һәркайсына үз киңәшләрен бирә. Татар шагыйрьләре әсәрләрен эпиграф итеп алып та яздылар, темалар бүлешеп тә», - диде ул.

Фото: © «Идел» журналы

Лилия Гыйбадуллина төп өлешкә күчкәнче, бу проектка башта куркып кына алынганын әйтте. Аның төркемендә 10 кыз, ул алар белән эшләү җиңел булганын әйтте, чөнки барысы да тәнкыйтьне кабул иткән.«Аннан үзем дә, Шамил әфәнде әйткәнчә, тәмен таптым. Без май аеннан башлап иҗатта кайнадык. Кызлар бирем бирелмәгән көннәрдә дә шигырьләр язып җибәреп тордылар. Ни кызганыч, алар белән күзгә-күз күрешмәгән идек. Менә бүген бирегә килгәннәр, рәхмәт!» – диде Лилия Гыйбадуллина.

Шагыйрь шәкертләре язган шигырьләрдә еш кабатлана торган хаталарга тукталды һәм киңәшләрен бирде. Аның әйтүенчә, шигырь язгач, кимендә 5 тапкыр укырга кирәк. Икенчедән, ул күп итеп китаплар укырга кушты, үзенең дә «онытылган әсәрләрне табып» укуын әйтте. Өченчедән, остазлык мәктәпләре кирәк, диде ул, чөнки «иҗат итәргә этәргеч кирәк».

«Хәзер яшьләр еш кына «Мин беләм», «Сез мине аңламыйсыз», «Шигырь минем күңелдән өзелгән – аңа тияргә ярамый», - диләр. Мин, яши-яши моның юк сүз икәненә төшендем. Әдәби әсәр язу – иң авыр хезмәт. Ул физик көч тә, акыл көчен дә сорый, йөрәкне дә тыңларга куша. Каләм әһеленең үзен аклый-яклый торган бердәнбер коралы – аның каләме. Әгәр сезнең каләмегез кымтырыклана икән, сез язучы да, шагыйрь дә була аласыз. Ул берзаман калкып чыга, тик шул мизгелне «эләктереп» алырга соң булмасын иде: хәзер язасыгыз килә икән – языгыз. Без яшәгән чорга кадәр булган татар әдәби мирасын белми торып, яңа сүз әйтеп булмый. Әдәбият тарихын белү зәвыкны формалашатыра», – диде Лилия Гыйбадуллина.

Әдәби осталык мәктәбенә КФУның филология бүлегендә укучы студентлар да килгән иде. Алар икенче өлештә Лилия Гыйбадуллина биргән биремнәрне үтәде – шигырь язып карады.

  • «Яңа исем» иҗат лабораториясе әдәбият сөюче, иҗат итүче яшьләрне барлый. Әдәби осталык мәктәбендә һәр кызыксынган кеше катнаша ала. Алга таба катнашучыларның әдәби әсәрләре «Идел» журналына басылып барачак. Әлеге проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан тормышка ашырыла.

Фото: © Айзирә Имамова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100