Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яңа исем» иҗат лабораториясендә катнашучыларның иҗаты «Китап» радиосында яңгыраячак
«Идел» журналы каршында оешкан «Яңа исем» иҗат мәктәбендә катнашучыларның әсәрләре «Китап» радиосында яңгыраячак. Бу хакта журнал үткәргән кичәдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.
«Татар халкында акыллы, инициативалы кешеләр күп. Кызганыч, идеяне ахырына кадәр җиткерүчеләр аз. Матур команда булмаса, бу акыллы идея гына булып калыр иде. Иң авыры - беренче адым. Аннан алга таба китә ул. Без яшь кызлар, егетләр килер дип өметләнмәгән дә идек. Яшь авторларның әсәрләре «Китап» радиосы эфирына чыгачак. Бу - бездән бүләк. Шулай ук акыллы станция бүләк итәбез. Уңышлар!» - дип сөйләде ул.
«Яңа исем» проекты кураторы, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры Гөлүсә Закирова киләчәктә авторларның китаплары чыгачагын да әйтте.
«Март аенда, «Идел» журналына яңа авторлар җәлеп итү нисбәтеннән, проект башлап җибәргән идек. Шамил Мөхәммәт улы Садыйков киңрәк эшләргә кирәк, диде. Шул рәвешле әдәби мәктәп эшләп китте. 60ка якын язучы теләк белдерде, 4 төркемгә бүленеп онлайн һәм офлайн форматта эшләдек. Әлеге проектка киләчәктә дә зур өметләр баглыйбыз. Киләчәктә Татарстан китап нәшриятында авторларның китапларын бастырып чыгару максаты тора», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз