news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсенең Яңа Йөрек авылында эшмәкәрләр акчасына салынган клуб һәм китапханә ачылды

Киров өлкәсенең Яңа Йөрек авылында эшмәкәрләр акчасына салынган клуб һәм китапханә ачылды
Рузилә Мөхәммәтова

Киров өлкәсенең Малмыж районы Яңа Йөрек татар авылында иганәчеләр һәм авыл халкы хисабына салынган клуб һәм китапханә ачылды. Клуб ачылу тантанасы авыл Сабантуе белән дәвам итте.

«Әлеге йорт сезне һәм балаларыгызны бергә җыеп тора торган урын булсын иде. Бу әле башы гына. Алга таба без клуб тирәсен рәтләп бетерербез. Барысы да сезнең өчен!» – дип авылдашларына мөрәҗәгать итте әлеге клуб һәм китапханә урнашкан йортны салуда төп эшне башкарган эшмәкәр Рамил Хәлиуллин.

Ул авылдашларын Сабантуйдан соң кичке концертка чакырды. Рамил Хәлиуллин авылга Татарстаннан артистлар – «Айфара» төркемен чакырган. «Бу бәйрәм сезгә ошаса, без аны ел саен кабатлаячакбыз», - диде эшмәкәр.

Клуб салу эшенә зур өлеш керткән өч эшмәкәр – Рамил Хәлиуллин, Илнур Мәрданов һәм Зиннәтулла Хәйруллин

Фото: © Автор фотосы

Рамил Хәлиуллин әйтүенчә, ал авылдаш дусты – авыл эшмәкәре Илнур Мәрданов белән бу клубны салу турында күптән хыялланган. Мин акчалата булыштым, ул төзелеш эшләрен башкарып чыкты.

«Иске клубны яптылар. Кешенең барырга урыны юк. Уйладык-уйладык та тәвәккәлләдек. Мин башта программаларга кереп зурракны салыйк дип уйлый идем. Егетләр әлегә монысын салып торыйк, диләр», - диде иганәчеләрнең тагын берсе – «Сәвәли» агрофирмасының генераль директоры Зиннәтулла Хәйруллин.

«Читкә киткән хәлле кешеләр күп бездә. Әмма бөтенесе дә туган авылын искә алмый», - дип дәвам итте ул.

Әлеге клуб дүрт авыл өчен уртак – Яңа Йөрек, Шаһбан, Үрнәк һәм Марс авыллары бер авыл җирлегенә карый, алар бер-берсенә якын урнашкан. Дүрт авылда 280 кеше яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot