news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа йолдыз» проектының өченче сезоны җиңүчесе «Татар җыры»нда катнашачак

Җиңүче шәхси җыр яздыру, клип төшерү һәм аны ТМТВ каналында ротацияләү хокукына да ия булачак.

«Яңа йолдыз» проектының өченче сезоны җиңүчесе «Татар җыры»нда катнашачак
Салават Камалетдинов

ТМТВ каналында бара торган «Яңа йолдыз» телевизион проектының гала-концертында өченче сезон җиңүчесе ачыкланачак. Проект җиңүчесе «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясау хокукына ия булачак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда TMTV Production җитәкчесе Лилия Кадыйрова әйтте.

«Бездән җиңүчегә бүләк – ул, беренче чиратта, портфолио. Җиңүче яхшы аранжировка белән шәхси җырын яздыру, клип төшерү, аны ТМТВ каналында ротацияләү һәм «Татар җыры» фестивале сәхнәсендә чыгыш ясау хокукына ия булачак. Бәлки әле генераль контракт та төзеп куярбыз», – диде Лилия Кадыйрова.

«Яңа йолдыз» проектының өченче сезонында катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 747 гариза кабул иткәннәр. Алар арасыннан илле конкурсантны сайлап алып, икенче тур кастингына чакыралар. Уникесе өченче этапка үтә, ә проектның финалына алты катнашучы гына барып җиткән.

Жюри әгъзалары – актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы Лина Арифуллина, язучы-прозаик, драматург, шагыйрь, музыкант һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким, ТР атказанган артисты Филүс Каһиров, ТР атказанган артисты, юморист Данир Сабиров, күп тапкыр «Алтын Барс» премиясе иясе Ильвина

Өченче этапта конкурсантлар ике командага бүленә һәм берничә ай дәвамында вокал, актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча остаханәләр уза, психологлар белән эшли. Командаларның остазлары – ТР халык артисты Зөфәр Хәйретдинов һәм ТР атказанган артисты Артур Минһаҗев.

«Бу конкурста остаз булырга теләп риза булдым. Чөнки җырчы һәм укытучы буларак тәҗрибәм бар. Яшьләр белән тәҗрибә уртаклашып, җитешмәгән якларын бетереп, өстенрәк якларын алга чыгарып эшләргә тырыштык. Бу бик зур һәм кирәкле проект», – диде Зөфәр Хәйретдинов. Аның командасыннан финалга Фәридә Ибраһимова, Диана Дәүләтшина һәм Инсаф Гаптелбаров чыккан.

Артур Минһаҗев катнашучыларның осталыгы югары дәрәҗәгә күтәрелүен әйтте. Аның командасыннан Алия Габиева, Алинә Газизова һәм Игорь Дмитриев финалда чыгыш ясады.

«Җырчылар бик күп, һәммәсенең дә сәхнәгә чыгасы, үзен күрсәтәсе килә. Бу проект аларга ярдәм итә. Конкурсантлар югары планкага күтәрелделәр, шуңа шатланам. Алар җырларны профессиональ яктан шулкадәр дөрес итеп башкара башладылар, сәхнәдә дә хәзер үзләрен икенче төрле тоталар», – дип уртаклашты Артур Минһаҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100