news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе билгеле

Өченче сезон финалына алты катнашучы үткән иде.

«Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе билгеле

ТМТВ каналында «Яңа йолдыз» проектының гала-концертында өченче сезонның җиңүчесе билгеләнде. Җиңүче булып, Мамадыш районыннан Фәридә Ибраһимова танылды. Ул гала-концертта җырчы Илнат Фәрхуллин белән дуэт башкарды.

Фәридә финалга 26 балл белән иң күп балл җыючыларның берсе булып чыккан. Проектның режиссеры Лина Арифуллина Фәридәне бәхәссез җиңүче дип атады. «Бернинди бәхәсләр булмады. Без иң яхшысын сайладык», – диде ул.

Фәридә җиңүне көтмәгәнлеген әйтте һәм сәхнәдә туганнарына, проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте.

«Әле дә аңлап бетерә алмыйм нәрсә булганын. Мин чиксез шатмын. Бу чыннан да минем өчен көтелмәгән җиңү. Барлык киңәшләрегез өчен зур рәхмәт! Миңа көч биреп торган тамашачы, сезгә дә зур рәхмәт!» – диде Фәридә.

Җиңүче буларак, Фәридә Ибраһимова шәхси җырын яздыру, клип төшерү, аны ТМТВ каналында ротацияләү һәм «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясау хокукына ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot