news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа елның беренче атнасында Татарстанда кар яву һәм һава температурасының төшүе көтелә

Яңа елның беренче атнасында Татарстанда кар яву һәм һава температурасының төшүе көтелә
Фото: «Татар-информ»

Яңа 2025 елның беренче атнасында Татарстанда Көнбатыштан килүче циклоннар һәм аларның атмосфера фронтлары тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Пәнҗешәмбе, 2 гыйнварда, төбәктә кар һәм җепшек кар явачак, кайбер районнарда вак яңгыр да булырга мөмкин. Урыны белән буран һәм бозлавык булуы ихтимал, көндез җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы -6..-11 градус була. Иртәнгә һава температурасы -1.. -6 градус, ә көндез -1, +3 градуска кадәр җылытачак. Юлларда кар боткасы һәм бозлавык була.

Җомга, 3 гыйнварда, Татарстанда һава торышын төньяк циклон билгеләячәк. Җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2 .. +1 градус, ә көндез термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 4 гыйнварда, республикада җепшек кар явачак. Һава температура аномаль югары: төнлә 0 дән -4 градуска кадәр, көндез 0 дән +2 градуска кадәр.

Якшәмбе, 5 гыйнварда, төбәк салкын атмосфера фронты хакимлегендә булачак. Күпчелек районнарда кар явуы, кайбер районнарда буран булуы көтелә һәм көчле җил исәчәк. Шул ук вакытта көндез һәм төнлә һава температурасы -3.. -8 градуска кадәр төшә. Юлларда тайгак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100