news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгеч Яңа елга кадәр нәрсәләрне алдан алып куярга кирәклеген киңәш итте

Киләсе елда азык-төлеккә бәяләр инфляция дәрәҗәсендә үсәргә тиеш, әмма искәрмәләр булырга мөмкин. Бу хакта товар-чимал базарлары буенча белгеч Валентина Милашевская «Прайм» агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Беренче чиратта, шампан шәрабенә бәяләрнең артуы көтелә - кибетләрдә уртача 41,4 процентка, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук Яңа ел алдыннан гадәттә уылдык, консервалар бик кыйммәтләнә, шуңа күрә аларны алдан алып куярга кирәк, диде белгеч.

Моннан тыш, Яңа елда ягулык һәм транспортка (биш-ун процентка), шулай ук тәмәке һәм вейпларга бәяләр артуы көтелә, чөнки 2023 елда аларны сатуга акциз дүрт процентка артачак, дип өстәде Милашевская.

news_right_1
news_right_2
news_bot