Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа елдан Казан мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2025 елда Татарстан башкаласы мәктәпләрендә кайнар аш бәясе 4-10 сумга артачак. Казан мэриясенең матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Аерым алганда, ирекле сайланган меню – 89 сумга, комплекс – 63 сумга, иртәнге аш яки кичке әбәт – 43 сумга, аш 20 сумга төшәчәк.
«Бәяләр халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында иң түбәннәрдән берсе булып кала. Индексация 1,5 елдан артык үткәрелмәгән», - дип искәрттеләр шәһәр хакимиятендә.
Шул ук вакытта укучыларның яртысыннан артыгы, 92 меңе, шәһәр бюджеты хисабына бушлай туклануын дәвам итәчәк. Аларга башлангыч сыйныф укучылары һәм ташламалы категорияләрдән 5-11 сыйныф укучыларының 18 проценты керә, дип искәрттеләр мэриядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз