news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел ялларында «Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты оештырыла башлый

Яңа ел ялларында «Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты оештырыла башлый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

5 гыйнвардан мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана. Проект Казанның шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарын, заманча театр сәнгатен, музей киңлекләрен һәм милли татар ашлары элементларын берләштерә.

  • Маршрут мәдәни оешмаларның хезмәттәшлеген үстерү максатыннан булдырылган һәм Татарстан Республикасы халкына һәм кунакларына татар мәдәниятенең байлыгы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирә.

Программада – Габдулла Тукай әдәби музеенда махсус экскурсия, «Татар утары» ресторанында Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү, шагыйрь йөргән урамнардан узу, Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау һәм Тинчурин театрында спектакль карау. Тамашачылар ХХ гасыр башында Казанда Габдулла Тукай һәм аның замандашлары белән булган кызыклы вакыйгаларны ишетәчәк, шагыйрьнең әсәрләрен иҗат итү тарихы белән танышачак һәм ул булган биналар турында беләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Экскурсия Габдулла Тукай әдәби музеенда башлана. Анда шагыйрь һәм аның дусларының мемориаль коллекциясен күрергә, йортның тарихы белән танышырга, бай йортының тарихи манарасында фотога төшәргә мөмкин.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Тукай. Оркестр. Ясалма фәһем» яңа сәнгать программасы Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик әсәренә нигезләнгән һәм заманча технологияләр һәм тере театраль яңгыраш ярдәмендә иҗат ителгән куелыш. Ул бөек татар шагыйренең балачагын һәм язмышын чагылдыра.

  • Беренче экскурсия 5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә татар телендә уздырыла.
news_right_1
news_right_2
news_bot