news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел ялларында Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында музыкантлар чыгыш ясаячак

Яңа ел каникулларында Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында музыкаль кичәләр узачак. 1-13 гыйнварда җәмәгать киңлегендә җирле музыкантлар, төркемнәр һәм ди-джейлар чыгыш ясаячак.

Чаралар циклы 1 гыйнварда «Киви» кавер-төркеме чыгышы белән старт ала. Төркем диско, рок-н-ролл, поп, рок һәм блюз стилендә хитлар башкара. Бу кичтә тамашачылар алдында ди-джей Malsi Music чыгыш ясаячак.

3 гыйнварда романтик электрон музыка белән Казанның «Оммаж» синти-поп проекты һәм Kudri мультижанрлы кавер-төркеме чараның хедлайнерлары булачак.

6 гыйнвар кичендә Lia&Ben акустик лаунж-дуэты һәм Казанның Shanu этно-джаз музыкаль коллективы концерты була.

Музыкаль кичәләр сериясе 13 гыйнварда поп/альтернатива жанрларында җырлаучы автор-башкаручы Fauzia, диско- һәм эстрада башкаручысы Тамара Nova һәм танылган JIVE джаз коллективы чыгышлары белән тәмамланачак.

Чыгышлар 19:00 сәгатьтә Консистор манарасы янындагы мәйданда узачак, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләренең үсеш институты.

news_right_1
news_right_2
news_bot