news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак

Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак
Фото: «Татар-информ»

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм чаралары узачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәрнең ике мәйданчыгында - «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ишетергә һәм якын кешеләрең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөмкин булачак», - дип искәртте ул.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы чара караоке форматында узачак һәм 1 гыйнварда төнге 2гә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot