news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел өстәленә азык-төлек продуктлары Россиядә яшәүчеләргә быел 9,1 мең сумга төшәчәк

2024 елда Яңа ел өстәле өчен азык-төлек продуктлары россиялеләргә 9 140 сумга төшәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 13,5 процентка кыйммәтрәк, дип яза РИА Новости Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система мәгълүматларына сылтама белән.

Әлеге бәягә кайнар ризык өчен продуктлар (2 килограмм тавык ите, 500 грамм бәрәңге һәм сарымсак), яшелчәләр (600 грамм помидор һәм 600 грамм кыяр, 300 грамм яшел аштәмләткеч үлән), 800 грамм төрле тозланган ризыклар, 400 грамм сыр, 300әр грамм ысланган ит, пешерелгән һәм ысланган колбаса, уылдык һәм шпрот белән бутерброд һәм дүрт кешегә «Оливье» һәм «Селедка под шубой» салатлары.

«Яңа ел җыелмасы»на 1 килограмм әфлисун, 1 килограмм мандарин, 1 килограмм виноград, 1 килограмм алма һәм 300 грамм лимон кебек җиләк-җимешләр кертелгән. Шулай ук әлеге бәягә 800 грамм авырлыктагы торт керә. Эчемлекләрдән бер шешә шампан шәрабы һәм бер шешә шәраб, коньяк, минераль су, шулай ук сок һәм чәй кертелгән.

Билгеләп үтелгәнчә, Россиядә бер ел элек шул ук продуктлар җыелмасы 8 050 сум булган.

Традицион бәрәңге белән тавык ите 471 сумга (бер елда -3,4 процент), ә туралган яшелчәләр 436 сумга (+12 процент) төшәчәк.

Кызыл уылдык белән 12 бутерброд 2 326 сум (бер елда +33 процент), шпрот белән 12 бутерброд 258 сум (+10 процент) була. Ит һәм сыр тәлинкәләре 1 139 сумга кадәр кыйммәтләнгән (+8,5 процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100