news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел каникулыннан соң салкыннарда Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак

Яңа ел каникулыннан соң салкыннарда Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак
Владимир Васильев

Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.

Шулай итеп, -23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.

-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.

Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.

Искәртик, бүген республикада -32 градуска кадәр салкын һәм бозлавык фаразлана. Казанда бәйрәм чараларын кичектерделәр. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлауларынча, көннәр җылытмаячак. Киресенчә, 7-10 гыйнварда төнлә -25..-32 градуска кадәр салкын, ә урыны белән һава температурасы -37 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100