news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел каникулларында шәһәр буйлап «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» йөриячәк

Казанда 7нче номерлы трамвай маршруты буенча «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» йөриячәк. Шәһәрлеләр бәйрәмчә бизәлгән транспортта 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр йөри алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел трамвае көн саен 16:00 сәгатьтән 17:30га кадәр йөриячәк. Теләге булган һәр кеше Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраша, истәлекле фотога төшә һәм караоке-баттлда катнаша алачак. Трамвай маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.

Тылсымлы трамвайның йөрү юлы: Тимер юл вокзалы, Серов урамы, Фатыйх Әмирхан проспекты, Ветеринария академиясе, Академик Арбузов урамы, Академик Сахаров урамы, Җиңү проспекты, «Солнечный город» торак массивы; Глазунов урамы (кире юнәлеш өчен старт ноктасы).

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Казанда Кыш» проекты кысаларында 500гә якын яңа ел чарасы узачак. Республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен флешмоблар, театральләштерелгән тамашалар һәм гаиләләр өчен музыкаль чыгышлар оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot