Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа ел чаралары сәбәпле, Казанда Кремль урамының бер өлеше бер айга якын ябык була
Яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру сәбәпле Казанның кайбер урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Кремль урамының участогы бер айга якын ябылачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
19 декабрьнең 0:00 дән 14 гыйнварның 0:00 гә кадәр Кремль урамын (Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр) ябачаклар.
Вакыты-вакыты белән шул дәвердә түбәндәге участокларда чикләүләр кертелергә мөмкин:
- Сибгат Хәким урамы буйлап ике якка (Декабристлар урамы киселешеннән Әпсәләмов урамы киселешенә кадәр);
- Бондаренко урамының ике ягына (Сибгат Хәким урамындагы 3 нче торак йорттан алып Сибгат Хәким урамына кушылган җиренә кадәр);
- З.Солтан урамында (Ш.Мәрҗани урамыннан Каюм Насыйри урамына кадәр);
- Ш.Мәрҗани урамы буенча (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз