Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казаннан Мәскәүгә һәм Адлерга өстәмә поездлар йөриячәк
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казаннан Мәскәүгә 205/206, 285/286 һәм 276 номерлы өстәмә поездлар йөриячәк. Шулай ук Казан – Пенза – Адлер маршрутында хәрәкәт итүче 375/118 номерлы поездның өстәмә рейслары булдырылачак. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2025 елның 26 декабреннән 2026 елның 12 гыйнварына кадәр өстәмә составлар 50дән артык рейс башкарачак», – диелә хәбәрдә.
Ижаудан Казанда тукталыш белән Мәскәүгә баручы поездлар 30га якын өстәмә рейс башкарачак, дип көтелә.
Моннан тыш, 51/52 номерлы поезд 20гә якын өстәмә рейс ясаячак. Ул Казаннан Удмуртия башкаласына һәм Түбән Новгородка барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз