Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан хастаханәләренең эш вакыты билгеле булды
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр шәһәр стационаыр, бала тудыру йортлары һәм гинекология бүлекләре көн саен тәүлек буе эшли. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева хәбәр итте.
Поликлиникаларның һәм шәһәр хастаханәләренең поликлиника бүлекләренең эш режимы (өлкәннәрнең дә, балаларның да) бәйрәмнәр чорында - иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 5кә кадәр була. Бу көннәрдә поликлиникаларда колл-үзәк, теркәү урыны, кизү терапевт һәм педиатр бригадалары, процедура кабинетлары, ашыгыч медицина ярдәме кабинетлары эшли.
Шулай ук поликлиникаларда табиблар пациентларны кабул итәчәк, чакырту буенча өйгә килеп хезмәт күрсәтү дә булачак.
3 һәм 6 гыйнварда поликлиникалар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Педиатр һәм терапевтлардан тыш, пациентларга тар белгечлек табиблары хезмәт күрсәтәчәк, гинекология кабинеты һәм лаборатория эшләячәк.
Тәүлек буе эшли торган травмпунктлар яшәү урынына карамастан беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итәчәк.
Хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар составында аларның графигы буенча эшләячәк. Бригада составында акушер-гинеколог, акушер һәм медицина регистраторы бар.
Өлкәннәр һәм балалар стоматологиясе 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр эшләячәк. Өлкәннәр һәм балалар өчен кичектергесез стоматология ярдәме төнлә Чернышевский урамында «Шәһәр стоматологиясе» АҖнең 1нче филиалында 18.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр күрсәтеләчәк. Телефон: 291-01-03.
Шулай ук Гөлсинә Хуҗиева хәбәр иткәнчә, бәйрәм урыннарында һәм шәһәр чыршылары янында медицина бригадалары кизү торачак. Соңгы берничә көндә 20 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга урында медицина ярдәме күрсәткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз