news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан поликлиникалары көн саен эшләячәк

Бәйрәмнәрдә хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре көн саен эшләячәк. Ә 3 һәм 6 гыйнварда беренчел звено медицина учреждениеләренең эше көчәйтеләчәк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиевага сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итә.

«31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр өлкәннәр һәм балалар челтәре хастаханәләренең һәм поликлиникаларның эш режимы 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр булачак. Бу көннәрдә поликлиникаларда колл-үзәкләр, регистратуралар, дежур терапия һәм педиатрия бригадалары, процедура кабинетлары һәм ашыгыч медицина ярдәме кабинетлары эшләячәк. 3 нче һәм 6 нчы гыйнварда поликлиникаларның эше көчәйтелгән режимда оештырылачак», – диде Гөлсинә Хуҗиева.

Стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология бүлекләре бәйрәм атнасының барлык көннәрендә тәүлек әйләнәсендә эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә салу территориаль принцип буенча башкарылачак.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә, яшәү урынына карамастан, пациентларны беренчел мөрәҗәгатьләр белән кабул итәргә әзер.

Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникаларының эшен 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр оештыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot