news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казаннан өстәмә поездлар билгеләнәчәк

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казаннан Мәскәүгә, Пензага, Адлерга һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча баш инженер урынбасары Евгений Ананьин хәбәр итте.

«Моннан тыш, Ижевскидан Мәскәүгә якынча 30 өстәмә рейс билгеләнәчәк, алар Казанда тукталыш ясаячак. Шулай ук Ижевскидан Санкт-Петербургка өстәмә поезд Татарстан башкаласында тукталып үтәчәк», — диде ул.

Ананьин билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникуллары вакытында Казан – Котлас юнәлешендә, шулай ук Кар кызының туган ягына — «Казан – Кострома» маршруты буенча «балалар поездлары» да йөриячәк.

«Яңа ел төнен юлда каршы алучы пассажирларны сюрпризлар көтә. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә тимер юлчылар пассажирларны тавыш көчәйткеч аша котлаячак, 10 яшькә кадәрге балаларга татлы күчтәнәчләр таратылачак. Вагон-рестораннарда пассажирларга махсус бәйрәм менюсы тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм чаралары Яңа ел төнендә вокзалларда да узачак», — дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot