Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмәнең Шахмай урта мәктәбендә шагыйрә Лилия Фәттәхова белән «Әдәби остаханә» узды
Бүген, 20 ноябрьдә, шагыйрә, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова Яңа Чишмә районы Шахмай урта мәктәбендә укучылар өчен әдәби осталык дәресләре уздырган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
«Очрашуның темасын балалар ахырда үзләре билгеләде: «Тамырлардан аерылу». Ә уйланырга нигез итеп Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» китабы алынды. Укучылар төрле параллельләр үткәрде, үз мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнде, әсәр героеның кичерешләрен аңларга тырышты», — дип бүлешкән Лилия Фәттәхова.
Чираттагы «Әдәби остаханә»дә дүрт авылдан җыелган укучылар катнашкан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз