news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәнең Чертуш авылында балаларны «Кар суына» бару йоласы белән таныштырганнар

Яңа Чишмәнең Чертуш авылында балаларны «Кар суына» бару йоласы белән таныштырганнар
Фото: https://novoshishminsk.ru/

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында бик матур борынгы чара үткәргәннәр. Язның иң матур көнендә балаларга авылның иң борынгы йоласы – «Кар суына» бару күрсәтелгән. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинага сылтама белән яза.

«Кар суы - иң йомшак су. Шуңа күрә, борынгы әби -бабаларыбыз бу суны яратып кулланган. Чөнки ул күз тигәннән, авыру-сырхаулардан да дәва булган. Кар суын күбрәк җыеп калырга тырышканнар. Су алганда, теләкләр теләгәннәр. Суга килгәч, кардан ачылган урында күңел ачканнар: уеннар уйнаганнар, жырлаганнар, биегәннәр. Олылар тәмле күмәч пешереп, балаларны сыйлаган, уңыш алып килүче Язны шулай каршы алганнар», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100