news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәнең Чертуш авылы кешеләре хәрби операциядәге якташларына өй токмачы әзерләгән

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына кулдан киселгән токмач әзерләгән. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.

«Безнең күңел җылысы белән эшләнгән ризыгыбыз, хәрбиләргә көч һәм рух өстәсен», - диде Чертуш мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусина.

Токмач басып кисү өчен 60 йомырканы авыл халкы китергән, ә 5 килограмм онны шәхси эшмәкәр Рәмзия Хисаметдинова биргән. Озак саклана торган продуктны киптереп, контейнерларга тутырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot