news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдәге интернат-йортта атна саен нейрогимнастика буенча дәресләр үткәрелә

Яңа Чишмәдәге интернат-йортта атна саен нейрогимнастика буенча дәресләр үткәрелә

«Демография» федераль проектына ярдәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында озак вакытлы карау системасы берничә ел эшли. Анда атна саен нейрогимнастика буенча дәресләр үткәрелә. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Интернат-йорт белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән эшләүдә төрле технологияләрне актив кулланалар. Шундый технологияләрнең берсе -нейрогимнастика», - ди Интернат-йортта социаль тернәкләндерү буенча белгеч Любовь Никитина.

Нейрогимнастика - физик хәрәкәтләрне башкару аша баш мие эшенең табигый механизмнарын активлаштыруга юнәлдерелгән күнегүләр комплексы. Дәресләрдә социаль хезмәт алучылар шигырьләр яки хикәяләр иҗат итә, бер үк вакытта ике кулны да баш мие эшчәнлеген (уң һәм сул ярымшарын) яхшырту өчен төрле күнегүләр ясыйлар. 

Интернат-йортта яшәүчеләр әлеге дәресләргә бик теләп йөри һәм тәкъдим ителгән барлык биремне үти.

«Авыр хезмәтләре өчен кызларга рәхмәт. Безнең хакта, өлкәннәрне кайгыртуны тою – бу бик мөһим», - ди Интернат-йортта яшәүче Вера Пыхова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100