news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә яшәүче гаилә үзе үстергән сарымсакны хәрбиләргә җибәрү өчен тапшыра

Яңа Чишмә районында Любовь һәм Петр Маланчевлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен 10 кг сарымсак тапшырган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Алар ел саен үзләренең хуҗалыкларында сарымсак үстерә.

«Без сарымсакларны хәрбиләр чирләмәсен, көчле һәм сәламәт булсын өчен тапшырабыз. Сарымсакның бик күп файдалы үзлекләре бар: ул иммунитетны ныгыта, салкын тиюгә каршы көрәшергә булыша, йөрәк-кан тамырлары системасын саклый һәм бактерияләрне үтерә», - ди Любовь Алексеевна.

«Кадерле якташларыбыз, хәрбиләребез! Чирләмәгез! Тизрәк кайтыгыз! Без сезне барыгызны да үз улларыбыз кебек көтәбез!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://novoshishminsk.ru/

Рәсемдә: ирле-хатынлы Маланчевлар волонтер Александр Карпов белән, ул яңачишмәлеләрдән гуманитар йөкләрне кабул итә һәм махсус хәрби операция зонасына илтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot