news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә яңа мәчет ачылды

Яңа Чишмәдә яңа мәчет ачылды
Фото: dumrt.ru

Бүген, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнне, Яңа Чишмә районы үзәгендә яңа мәчет ачылды. Заманча бинаны Үзәк мәчет урынында (Яшьлек ур., 9а) төзеделәр: ул нигезгә кадәр сүтелеп, тулысынча яңартылды һәм барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылды. Реконструкция бер елдан артык дәвам итте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Иске бина 2025 елның 13 апрелендә сүтелә, бары манара гына кала. Төзелеш эшләре җирле мөселманнар, мәхәллә халкы, якташлар, активистлар һәм иганәчеләр ярдәме белән алып барыла.

Элекке мәчет 120 кешене сыйдырса, яңасы исә 250 кешегә исәпләнгән.

Хәзер авыл халкының динне өйрәнү, җәмәгать белән намазлар уку һәм дини йолаларны уңайлы шартларда үтәү өчен бар мөмкинлеге бар.

Яңа мәчетнең тантаналы ачылышында зур, дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавский, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Татарстанның көньяк төбәге казые, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, шулай ук күрше районнарның мөхтәсибләре, районның төрле оешмалары җитәкчеләре, аксакаллар, имамнар һәм абыстайлар, хәйриячеләр һәм авыл халкы бар иде. Рәсми ачылышта катнашучы җитәкчеләр, мәхәллә халкы каршында чыгыш ясап, яңа мәчетнең дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләде.

Мөфти Камил хәзрәт символик рәвештә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә туры килгән мәчет ачылуның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклап, әлеге көн – татар халкы тарихында иң мөһим даталарның берсе, дип билгеләп үтте.

Ул шулай ук мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмиятен билгеләп, мәчет төзелешендә катнашучыларга әҗер-саваплар бирелүенә тукталды. Камил хәзрәт мәчетне төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм аларга ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләрен тапшырды. Мөфти Камил хәзрәт кулыннан Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медален Ринат Фасахов алды, ә Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медален Хәрас Гыйльметдинов һәм Ришат Билалов алды.

Мәчетне ачу тантанасында катнашкан башка җитәкчеләр һәм дин әһелләре дә халыкка дини тәрбия бирүнең мөһимлегенә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм балаларны ислам традицияләре буенча тәрбияләү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Мәчет төзелеше 2025 елның язында башланды. Бина газ-бетон блоклардан һәм кирпечтән салынган, ул – мансардалы бер катлы корылма.

Мәчет эчендә, ирләр намаз залыннан тыш, тәһарәт алу бүлмәсе, хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе, шулай ук Мәгърифәт үзәгенә күчү юлы эшләнгән – әлеге бинада ислам нигезләре буенча дәресләр үтә. Моннан тыш, мәчеттә район имам-мөхтәсибе һәм район аксакалы бүлмәләре урын алган.

Бинада шулай ук ифтарлар оештыру мөмкинлеге каралган. Мәчет янында балалар мәйданчыгы эшләнгән, ә якын киләчәктә – мини-футбол мәйданчыгы булдыру күздә тотыла.

Мәчеткә су, ут һәм газ кергән.

Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар мәчеткә узды һәм өйлә намазын укыды.

Бүгенге көндә Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә 12 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot