Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмәдә хатын-кызлар арасында «Киез итекле хоккей» уены җиңүчеләре билгеле

Соңгы елларда традициягә керә башлаган хатын-кызлар арасында «Киез итекле хоккей» уены Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында алдагы елларда урам ярышлары итеп үткәрелсә, быел яңа масштабта уздырылды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында Лилия Фәттахова яза.
Ярышка Шахмай, Чертуш авылларыннан уенчылар килде. 24 яшьтән 63 яшькәчә хатын-кызларның җиңү рухы көчле иде. Уен барышында үз-үзләрен аямый, үҗәтләнеп, азарт белән уйнадылар. Уенны карарга килүче җанатарлар аларга көч-дәрт өстәп торды. Ярышларның өч ел рәттән гадел хөкемдары булган Ренат Миннебаев бу юлы да үз эшен яхшы белүен күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Чаллы Башы «Алга» командасы беренче урын яулады һәм күчмә кубок иясе булды. Икенче урынга Шахмай «Акбарс» командасы һәм өченче урынга иң өлкән команда Чертуш авылыннан «Ялкын» командасы чыкты.
Шахмай авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова командаларны бүләкләп, үзенең матур теләкләрен җиткерде. «Ә без үз чиратыбызда, барлык командаларга, җанатарларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез, саулык, сәламәтлек теләп калабыз. Алдагы елларда да очрашырга насыйп итсен», - ди әлеге чараны оештыручы мәдәния йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз