news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә волонтерлары носилкалар тегә һәм үлән чәйләре ясый

Яңа Чишмәдә волонтерлары носилкалар тегә һәм үлән чәйләре ясый
Фото: http://novoshishminsk.ru/

Яңа Чишмәдә волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Алар эвакуация носилкалары тегү һәм үлән чәйләре ясау өчен Үзәк китапханәдә җыелган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

«Волонтерлар теккән тактик җайланмалар хәрбиләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Алар өчен витаминлы чәйне үз бакчаларында үстерелгән (шулай ук кырда җыелган) бөтнек, мәтрүшкә, чамбыр һ.б. файдалы үләннәрдән ясаганнар. Китапханәгә җыелгач, волонтерлар аларны кечкенә төргәкләргә төргән. Алар нәкъ менә шушы гади генә кайгыртуның егетләргә алгы сызыкта ярдәм итәчәгенә ышана», – дип сөйләде китапханә хезмәткәре Ирина Косова.

Тулырак: http://novoshishminsk.ru/news/rajon-hellere/iana-cismada-volonterlar-svodagy-xarbilarga-iardam-kursatkannar

news_right_1
news_right_2
news_bot