news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә хәрбие Батырлык ордены белән бүләкләнде

Яңа Чишмә хәрбие Батырлык ордены белән бүләкләнде
Фото: Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте

Татарстанның Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсе авылыннан Алексей Лазарев Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул дәүләт бүләгенә махсус операция барышында хәрби биремне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен лаек булды.

Алексей хәрби бурычын үтәгәндә авыр яралана һәм ике аягын да югалта. Ләкин аның батырлыгы һәм чыдамлыгы хезмәттәшләре һәм якташлары өчен рухи көч үрнәгенә әверелә. Хәзер ул Мәскәү госпитальләренең берсендә тернәкләндерү курсы уза.

Үз гаиләсе өчен Алексей – терәк һәм герой. Быел Лазаревлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган: Алексей белән хатыны Кристинаның кызлары Маргарита туган. Аның белән бергә өлкән улы Егор да әтисенең кайтуын көтә, ә янәшәдә һәрвакыт – тугры хатыны.

Бүген район халкы якташлары белән чын күңелдән горурлана. Аның батырлыгы һәм ныклыгы тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре уята. Якыннары Алексей Лазаревның тернәкләнеп тизрәк өенә кайтуын көтә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot