Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә волонтерлары хәрбиләргә токмач һәм җиләк-җимеш әзерләгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яңа Чишмә районы Кызыл Октябрьдән көмеш волонтерлар Елена Захарова җитәкчелегендә махсус хәрби операциядәгеләргә цукат, киптерелгән алма, үлән чәйләре һәм башка бик күп әйберләр әзерләү белән шөгыльләнә. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.
«Без «ВКонтакте» челтәре аша кабак уңышы байтак булган райондашларны безнең белән бүлешергә сораган идек. Бик күпләр безнең мөрәҗәгатькә битараф калмады. Рәхмәт аларга! Кабактан без цукатлар ясыйбыз», - дип сөйләде төркем активисты Татьяна Иванова.
Көмеш волонтерлар җәен дә байтак эш башкарган: маскировкалау челтәрләре үргән, тыюлыкка - тау битенә барганнар, чәй ясар өчен үләннәр җыйганнар. Үләннәрне клубта өстәлләргә җәеп, үз теплицаларында киптергәннәр, аннары ваклап, төргәкләргә төягәннәр.
Моннан тыш алар хәрбиләргә җыелмалар булдыралар: анда үлән чәйләре, кагыт, цукат, «коры душ», окоп шәме дә бар.
«Барлык эшләрне дә клубта эшлибез, ә җиләк - җимешләрне һәм яшелчәләрне өйдә киптерәбез», - ди Татьяна Валентиновна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз