news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының Шахмай музеенда патриотик тәрбия дәресе булды

Яңа Чишмә районының Шахмай музеенда патриотик тәрбия дәресе булды
"Яңа Чишмә хәбәрләре"

19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Сәмум» корабында хезмәт иткән Ислам Илалов белән Шахмай урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары арасында очрашу булды.

Чара диңгезче егетнең чыгышы белән башланды. Ул укучыларга үзенең хезмәт еллары, солдат тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләде, беренче тапкыр диңгезне күргәндәге уй-кичерешләре белән уртаклашты. Армиягә барачак егетләргә теләкләрен дә җиткерде. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Гөлүсә Баһаветдинова сүзләренә сылтама белән хәбәр ителә.

Чарада катнашучылар белән викторина үткәрелде, алар Туган ил, Ватан турында мәкальләрне дә белгән, «корал», «хәрби техника», «тарих һәм әдәбият» темаларына кагылышлы биремнәрне дә бик төгәл үтәгәннәр.

Очрашу бик файдалы, мәгънәле булган, чөнки яшь буынны патриотик тәрбияләү бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе булып тора, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100