news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының Ленин авылында нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Яңа Чишмә районының Ленин авылында нәсел шәҗәрәсе фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Яңа Чишмә районының Ленин авылында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» Республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Конкурсның район этабында ике гаилә катнашты: Лениноавылыннан Демидовлар һәм Чертуш авылыннан Җиһангирова гаиләсе», – диде Ленин мәдәният йорты директоры Евгения Лаврова.

Конкурсның беренче этабында үз нәселең турында сөйләргә, шәҗәрә агачын күрсәтергә, үз гаиләсе тарихындагы истәлекле вакыйгаларны һәм кешеләрне ассызыкларга, буыннан-буынга тапшырыла торган төп традицияләрне билгеләп үтәргә кирәк иде.

Моннан тыш, катнашучылар хөкемдарларга үз гаиләләрендә әзерли торган милли ризыкларны тәкъдим итте һәм ни өчен нәкъ менә бу ризыкларның визит карточкасы булуын сөйләде. Сый- нигъмәтләр арасында бәлеш, коймак, десертлар һәм башка милли ризыклар бар иде.

Конкурсның икенче этабында катнашучылар үз гаиләләренә багышланган иҗади номерлар тәкъдим итте. Сәхнәдә алар концерт номерларын күрсәтте һәм шәҗәрәләрен тәкъдим итте.

Чара дәвамында конкурсантларның чыгышларын жюри әгъзалары бәяләде, аларга фестивальдә җиңүчеләрне һәм призерларны сайларга туры киләчәк. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Алексей һәм Маргарита Демидовлар гаиләсе алды. Икенче урында – Гөлшат Җиһангирова гаиләсе».

Искәртик, ел саен ТР Дәүләт архив эше комитеты инициативасы белән оештырылган конкурс гаилә элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту максатыннан үткәрелә. «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» фестивале өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этабы. Конкурсның зона этабы 7 апрельдә Әлки авылында узачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100