news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчысына автомобиль тапшырылды

Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчысына автомобиль тапшырылды
Фото: https://novoshishminsk.ru

Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчысына автомобиль тапшырылды. «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Анатолий Ильгузин урып-җыю кампаниясендә җиңүче дип танылды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев аңа «Нива» автомобиле ачкычын тапшырдылар.

Район Советы утырышында шулай ук районның башка лаеклы кешеләрен дә бүләкләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot