news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды

Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылында һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды
"Яңа Чишмә хәбәрләре"

Яңа Чишмә районының Әдәмсә мәктәбендә анда укыган һәм аны тәмамлаган, Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илһам Ярашев истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булып узды.

Илһам 1989 елның 28 мартында туган, 2023 елның 17 гыйнварында һәлак булган. Ул үзенең хәрби бурычын лаеклы үтәгән һәм 33 яшендә һәлак булган. Илһам Ярашев һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәп укытучылары, үзләренең укучысын искә төшереп, аның нинди олы гәүдәле һәм көчле, шул ук вакытта шат күңелле һәм игелекле булуы турында сөйләде. Митинг Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыравыннан башланып китте. Укучылар, укытучылар һәм митингта катнашучы күп кенә кешеләр гимннарның сүзләрен кабатлады.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Илһамның иң якын кешеләре - әнисе Гөлфия Вәгыйзовага һәм хатыны Людмила Ярашевага бирелде.

Мемориаль тактага чәчәкләр куелганнан соң митингта катнашучылар авылдашлары Илһам Ярашевны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Һәлак булган солдатның туганнарына Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән акча тапшырылды һәм Илһам Ярашевның фаҗигале төстә һәлак булуы сәбәпле, аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашу турындагы Хокүмәт телеграммасы укылды. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Илһам Ярашевның туганнарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100