news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Яңа Чишмә авылында район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чираттагы гуманитар конвойны махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрүгә багышланган тантаналы митинг узды.

Чарада Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, «Бердәм Россия»нең Яңа Чишмә җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Егор Тарнавский, волонтерлар, яшь армиячеләр, хезмәт коллективлары һәм район халкы катнашты.

Гуманитар ярдәмне җыюда хезмәт коллективлары, волонтерлар, мәктәп укучылары катнашты. Алар азык-төлек, җылы әйберләр, гигиена чаралары, төзелеш материаллары, рацияләр, генераторлар һәм запас частьләр, шулай ук сугышчыларга шәхси посылкалар тапшырдылар. Волонтерлар йөкне шәхсән Донецк һәм Луганск халык Республикаларына һәм Запорожск өлкәсенә илтәчәк.

Николай Козлов аерым өлеш кертә: ул «Нива» автомобиле һәм ике питбайк сатып ала һәм хәрбиләргә тапшыра. Сугышчыларга күп тапкырлар ярдәм иткәне өчен аңа гаскәри часть командирының Рәхмәт хаты тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot