Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районыннан махсус операция зонасына «Нива», УАЗ машиналары, хатлар китерделәр
Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский, волонтерлар төркеме белән бергә, бер якка 5 мең чакрымнан артык юл үтеп, алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм китерде. Йөк Херсон, Запорожье һәм Донецк юнәлешендәге позицияләрдә торган хәрбиләргә тапшырылды.
Гуманитар ярдәм арасында «Нива» һәм УАЗ автомобильләре, өч мотоцикл, техника ремонтлау өчен запас частьләр, автомобиль шиннары, генераторлар, төзелеш материаллары, шулай ук кирәкле әйберләр тутырылган һәм җылы теләкләр язылган исемле посылкалар бар.
Волонтерлар ярдәмне бүлү пунктларында гына түгел, хәрбиләр саклану корылмаларын ныгыту һәм көнкүрешне җайга салу белән шөгыльләнә торган позицияләрдә дә тапшырды.
Солдатлар район халкына – күрсәткән ярдәмнәре, ә волонтерларга кыюлыклары һәм үз-үзләрен аямаганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Күрсәткән ярдәме һәм битараф булмаганы өчен район халкына зур рәхмәт! Безнең волонтерларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Бу кешеләр безнең белән янәшә булу һәм ярдәм итү өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмый», – ди хәрбиләр.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Татарстанның Яңа Чишмә районы матбугат хезмәте фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз