Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә районындагы мәчеттә табигый таштан һәм кирпечтән өелгән уникаль дивар табылган
Яңа Чишмә районындагы Зирекле мәчетен реставрацияләгәндә бер гасыр элек салынган мәчет диварларының яхшы хәлдә саклануы ачыкланган. Төгәлрәге, табигый ташлардан һәм кирпечтән өелгән бу диварларга якынча 117 ел. Тик алар әле генә төзелгән кебек сакланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
Аның 1905 елда Әлмәт районының Бута авылыннан рус осталары тарафыннан башкарылуы мәгълүм. Бу - уникаль таш дивар, хәзер әлегедәй эшне башкара алырлык осталар калмагандыр, мөгаен: ташларның барысы да җентекләп сайлап урнаштырылган. Бу хакта мәчет имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов сөйләде.

Зирекле мәчете - районда иң борынгы мөселман дини корылмаларның берсе. Ильяс хәзрәткә хәтта авыл җирлеге башкарма комитеты аша да әлеге тарихи объектның дәүләт тарафыннан саклануы турында табличка биргәннәр.
Мәчетне төзекләндерү турында карар узган елның көзендә кабул ителгән иде. 2 ай эчендә диярлек авыл һәм мәхәллә кешеләре 1,5 млн сум акча җыйганнар.
«Нигездә, акча мәхәллә кешеләре - авыл халкы тарафыннан җыелды, - ди Ильяс хәзрәт. - Алар бездә бик ярдәмчел. Авылдашларга интернет челтәре аша мөрәҗәгать иттем. Акчалар килүе дәвам итә. Кемдер материаллар белән булыша, кемдер акчалата. Мәсәлән, җылы идәннәрне төзекләндерүгә Казаннан Хөснетдинов Рәшит Илдус улы 250 мең сум акча җибәргән инде», – ди ул.

Алар башта диварларны һәм түшәмне гипстан сылап бизәкләп ясарга җыена. «Ремонтны үзебез башладык. Иске штукатурка катламын төшергәч, табигый таштан һәм кирпечтән ясалган гаҗәеп матурлыкны күрдек. Мин фотоларны Казанга реставрация эшләре буенча оештыру бүлегенә җибәрдем. Анда бу диварлар борынгы архитектура һәйкәле - шедевр буларак сакланырга тиеш диделәр һәм үз белгечләрен җибәрделәр, – ди хәзрәт.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз