news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Яңа Чишмә районында юл-транспорт һәлакәтендә ике бала үлгән

Бүген иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында Татар Үтәше авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике яшүсмер үлгән, бер бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта «татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр итте.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать биштә Р 239 «Казань-Оренбург» автоюлы чатында булган. Биш кеше, шул исәптә өч бала утырган Renault автомобиле MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике яшүсмер үлгән, бер баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot